Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда санитар чистарту буенча ике айлык 15 апрельдә башлана
2013 елның 26 марты, сишәмбе
ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән, Татарстан Республикасы территориясендә 15 апрельдән 15 июньгә кадәр язгы санитар-экологик чистарту буенча ике айлык уздырыла. Элек бу эшләр 1 апрельдән башланса, быел һаман да кар калын һәм һава торышы катлаулы булу сәбәпле, шулай ук XXVII Универсиадага якынрак китерү йөзеннән, ул 15 көнгә чигерелә.Бүген ТР Хөкүмәте йортында, республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында, уздырылган брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидров шулай дип игълан итте.
Гомумреспублика өмәсе исә 20 апрельгә билгеләнгән, Казанга игътибар аеруча зур булачак, бигрәк тә Универсиада спорт объектлары тирәсе территорияләренә, диде ул.
Брифингта катнашкан Казан каласы Башкарма комитетының тышкы уңайлыклар булдыру комитеты рәисе Игорь Куляжев Казанда да территорияләрне чистарту буенча гомумшәһәр өмә 20 апрельга билгеләнгән, дип искәртте. Гомуммәгълүм ике айлык, Башкарма комитет күрсәтмәсе нигезендә, 1 апрельдан башлана, бу башкалада кар тизрәк эреп бетәр һәм эшләрне тизрәк башлап, алданрак очлап чыгу ниятеннән шулай, ләкин эш бетми икән, димәк, санитар-экологик чистарту эшләре 15 июньгә кадәр озайтылырга мөмкин, диде. Нәтиҗәдә, казанлылар өчен ике айлык, сүлпән эшләгән очракта, ике ай ярымлыкка әйләнү ихтималы бар.
А.Сидоров сүзләренчә, былтыргы тәҗрибәгә таянып, быел да тиешсез урыннарда чүплекләр хасил булу урыннарын ачыклау һәм бетерү эшенә ирекле ярдәмчеләр, экологик оешмалар, яшьләрнең экологик хәрәкәтендәгеләрне җәлеп итү күздә тотыла. Шулай ук геомәгълүмати системалар, беренче чиратта, теләгән һәркемгә үзен җәмәгать инспекторы ролендә тоярга этәргеч биргән “Народный контроль” сервисы киң файдаланылачак.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы исә көчәйтелгән эш режимына күчә, министрлыкның экологик мәсьәләләр буенча территориаль органнары составында булган 130 инспекторның 90 проценты шушы ике ай дәвамында төп эшкә җәлеп ителәчәк, дип вәгъдәләде министр. Былтыр, мәсәлән, ике айлык барышында табигатьне саклау законнарын бозуның 11 мең очрагы беленде, гаеплелеәргә карата 15 млн. сумлык штраф салынды; тиешсез урында хасил булган 1048 чүплекнең 601е юк ителде. Чүплекләр хасил булуы хакында “Народный контроль” сервисы аша халыктан җәен һәм көзен 326 заявка алынды һәм 286 чүплек бетерелде, диде.
15 апрельдән 15 июньгә кадәр арада республиканың Казан каласы, Лаеш, Яшел Үзән, Биектау муниципаль районнары чикләрендәге Горький тимер юлы яны, Тукай, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә районнары чикләрендәге Куйбышев тимер юлы яны территорияләрен, Питрәч, Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга, Тукай районнары чикләреннән узган М7 федераль трассасы һәм аның тирә-ягын чистарту, Казан шәһәренең санитар-экологик торышын күзәтчелек итүне көчәйтү төп эш юнәлешләре буларак билгеләнгән. Үләт базларын карап тоту мәсьәләсендә дә контрольны көчәйтү планлаштырыла. Казанда исә сквер, парк ише агачлык-куаклыклар, балалар мәйданчыклары, бөтен төр базарлар, халык күпләп килеп ял итә торган урыннар, ял итү базалары, гараж кооперативлары, бакчачылык ширкәтләре, торак сектор биләмәләре, тимер юлга китерә торган юллар, аэропорт, елга порты территорияләре торышы җитди контрольга алыначак. Рөхсәт ителмәгән һәм таләпләр буенча җиһазландырылмаган урыннарда сәүдә итүчеләрне җавапка тарту ниятләнә, дип кисәтеп куйды ТР экология һәм табигать ресурслары министры А.Сидоров.
“Татар-инфор” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз