Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда дүртенче тапкыр “Чиста су.Казан” күргәзмәсе һәм конгрессы эшли башлады
2013 елның 27 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы башкаласында дүртенче тапкыр “Чиста су. Казан” дигән махсуслаштырылган күргәзмә һәм шул ук исемдәге конгресс эшли башлады. Быелгы конгресс һәм күргәзмә Россиядә Әйләнә-тирә мохитне саклау елының төп чаралар планында да урын алуы белән дә әһәмиятле. Аның ачылыш тантанасы ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Су ресурслары буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Вадим Никаноров, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һ.б. катнашында узды.
Әлеге традицион чаралар су ресурсларыннан экономияле файдалану, коммуналь һәм сәнәгать тармакларын су белән тәэмин итү, эчә торган суның сыйфаты турында фикерләшү мәйданы булып хезмәт итә. Илдар Халиков күргәзмә ачылышында биредә демонстрцияләнелә торган тәкъдимнәр, идеяләрнең республиканың эре предприятие-оешмалары тарафыннан гамәлгә ашырылуын ассызыклады. “Бүгенге күргәзмә һәм конгресс яңа технолоргияләр тәкъдим ителү урыны гына түгел, республика халкын, су белән тәэмин итү буенча җаваплы предприятиеләрне борчый торган актуаль мәсьәләләр хакында фикерләшү урыны да”, - дип ассызыклады ул.
Ул шулай ук эчә торган суның торышын мониторинглауның әһәмиятенә тукталды, ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да “Чиста су” максатчан программаларының гамәлгә ашырылуын искәртте. Республикада ел саен 100 әр торак пунктка суүткәргеч системалар сузылуын сөйләде. Илдар Халиков конгресста катнашучыларның игътибарын кече торак пунктларны су чистарту системалары белән тәэмин итү мәсьәләсенә юнәлтте. “Бу тема күргәзмә экспозицияләре белән танышканда да күтәрелде. Эре гидротехник чистарту корылмалары төзү ил күләмендәге актуаль мәсьәлә. Тик әлеге юнәлеш күргәзмәдә җитәрлек чагылыш тапмаган”, -дип саный ул. Хөкүмәт рәисе күргәзмәне оештыручыларга, аерым алганда, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына, шундый проектларны барлап, киләсе күргәзмәдә тәкъдим итәргә кушты.
Илдар Халиков җылылык, су белән тәэмин итү челтәрләрендә инвестиция программаларын вакытында һәм анык үтәү кирәклегенә тагын бер кат басым ясады.
Иртәгә конгресс эше “түгәрәк өстәл”ләрдә дәвам итәчәк. Хәзерге минутларда Илдар Халиков катнашында конгрессның пленар утырышы бара. Утырышның темасы – Россиянең су тармагын үстерү.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз