Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләргә 16900 җир кишәрлеге бирелгән, шул исәптән март аенда – 900 дән артык җир кишәрлеге

2013 елның 30 марты, шимбә
Татарстан Республикасында 2013елның 30 мартына бирелгән мәгълүматлар буенча җир кишәрлеге алуга 20545 күп балалы гаиләдән гариза алынган. Шул исәптән март аенда 696 гариза бирелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры Азат Хамаев хәбәр итте. Киңәшмәне ТР ның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Азат Хамаев хәбәр итүенчә, Татарстанда 22 меңнән артык җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган.
Татарстанда Республикасында 16900 җир кишәрлеге күпбалалы гаиләләргә бирелгән, шул исәптән мартта - 900дән артык.
Бирелгән җирләрнең гомуми мәйданы - 1846 га тәшкил итә.

ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләре министры әйтүенчә, 1043 гаилә тәкъдим ителгән җир кишәрлеге вариантларыннан баш тарткан, алар исемлектән чыгарылган. Шул ук вакытта министр гаиләләрнең кабат гариза тапшыра алуын белдерде.

Азат Хамаев шулай ук , 2013елның 1февраленнән ведомствоара эшләүче төркем булдырылуын хәбәр итте. ТР Президенты кушуы буенча бу төркем исәпкә куелмаган һәм рөхсәтсез алу куркынычы булган җир кишәрлекләрен ачыклау белән шөгыльләнә. Бу юнәлештә планлы рәвештә эш алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International