Марат Әхмәтов: 2013 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме лимиты 6,4 млрд.сум тәшкил итә

2013 елның 30 марты, шимбә
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары хакында бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Киңәшмәне ТР ның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, 2013 нче елда ТР авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме лимиты 6,4 млрд.тәшкил итә. "Алардан 3,4 млрд. сумын Татарстан инде алды, һәм тапшырылган документлар буенча түләүләр башланды.

"Игенчелек" блогы буенча дәүләт ярдәме 716 млн.сум күләмендә бүлеп бирелгән. Марат Әхмәтов әйтүенчә, республикага икенче тапкыр үсемлекчелек өлкәсенә дәүләт ярдәме килергә мөмкин.

Терлекчелек өлкәсендә дәүләт ярдәме 780 млн.сум тәшкил иткән.

Гомумән, ТР бюджетыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм 5 млрд.сум тәшкил итте (шул исәптән 1,5млрд. сум ТР Президенты карары белән бүлеп бирелгән).

Марат Ахметов, авыл белгечләренә 100 млн.сумлап финанс ярдәме күрсәтеләчәк,дип белдерде. Бу акчалар авылда эшләргә калган яшь белгечләргә һәм грант буларак бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International