ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе коллегиясе утырышы онлайн трансляцияләнәчәк

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Иртәгә, 2021 елның 20 гыйнварында, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясе утырышы булачак.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узачак, 2020 елда Татарстан Республикасында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт органнары һәм учреждениеләре эшчәнлеге йомгакларына һәм 2021 елга бурычларына багышланачак.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова катнашыр дип планлаштырыла.

«2020 елда Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе эшчәнлеге йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында» төп нотык белән Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина чыгыш ясаячак.

Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең һәм аның территориаль бүлекләренең эшчәнлеген тәэмин итү буенча «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССОның баш табибы Сизова Е.П. «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССОның эше һәм бурычлары турында»гы чыгышы булачак.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2020 елда уртак эше турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итәчәк.

Татарстан Президенты һәм рәсми сайтларында коллегия утырышының турыдан-туры трансляциясе (сайтның төп битендәге сылтама буенча). https://tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International