Казанга Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Баматгәрәй улы Евкуров җитәкчелегендә делегация килде

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы башкаласы Казанга Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров эш визиты белән килде.

«Казан» халыкара аэропортында Юныс-Бәк Евкуров җитәкчелегендәге Ингушетия Республикасы делегациясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Линар Сафин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Килүгә Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров Рөстәм Миңнеханов белән бергә "Казан" халыкара аэропортының 1 А яңа терминалын һәм "Казан" тимер юл станциясеннән алып "Казан" халыкара аэропортына кадәр пассажирларны интермодаль йөртүне оештыру өчен тимер юл тармагын төзү мәйданчыгын карап чыкты, тулаем алганда аэропорты модернизацияләү проекты белән танышты.

Иртәгә, 2013 елның 2 апрелендә, Юныс-Бәк Евкуров программасында ТР Агросәнәгать паркын, Казандагы югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-паркны карау, Универсиада авылы объектларын карау, Татарстанда ашырыла торган мөһим проектлар белән танышу каралган. Шуннан тыш, көннең икенче яртысында Юныс-Бәк Евкуровның Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашуы узачак, “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре" проектын тәкъдир итү үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International