Рөстәм Миңнеханов: Франция бизнесы вәкилләре катнашуы белән очрашу Татарстан һәм Франция арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләр ныгуына китерәчәк

2013 елның 2 апреле, сишәмбе

Российсия Федерациясе һәм Франция арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр региональ дәрәҗәдә хезмәттәшлекне дәвам итәргә ярдәм итә, бизнес үсешенә шартлар тудыра. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Жаном де Глиниасти белән очрашуда шуның турында игълан итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, очрашуда Франция бизнесы вәкилләре делегациясе катнашты.

Кунакларны сәләмләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Жан де Глиниастига Россиянең регионы буларак Татарстан Республикасына һәм үзара мөнәсәбәтләрне үстерүгә гадәттәгечә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Безнең бердәм эшебез аркасында без күп проектларны гамәлгә ашыруга ирешәбез, дип әйтте Татарстан Президенты. Шул исәптән ул "Алабуга" махсус икътисадый зонадагы проект - Air Liquid компаниясе (Франция) заводын төзү турында искә төшерде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук 9 апрель көнне Парижда Air Liquid компаниясе һәм «ТАИФ» ААҖ арасында килешүгә имза салыначагы турында әйтте.

Франция бизнесы вәкилләре катнашындагы бүгенге очрашу Татарстан һәм Франция арасындагы эшлекле багланышларны ныгытырга ярдәм итәчәк, дип белдерде Татарстан Президенты.

Ул хәбәр иткәнчә, 2013 елның 28 февралендә (Мәскәү) Россия Федерациясе Президенты Владимира Путин һәм Франция Президенты Франсуа Олланд очрашуы кысаларында ике яклы Россия-Франция хезмәттәшлеге турындагы документларга имза салынды. Шул исәптән Татарстан Республикасы (Россия Федерациясе) белән Альпы–Лазурный берег (Франция Республикасы) Прованс Регионы Региональ советы арасында Ниятләр турында декларациягә – шулай ук Россия Инновацион регионнары ассоциациясе белән Прованс Регионы –Альпы–Лазурный берег арасында Партнерлык мөнәсәбәтләре булдыру буенча ниятләр хакындагы декларациягә имза салынган иде.

Имза салынган документлар киләчәк хезмәттәшлекне күз алдында тоталар, һәм бу юнәлешләр безнең өчен бик кызыклы, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, аның сүзләренчә, иң перспективалысы – югары технологияләр өлкәсендәге үзара ярдәмләшү, фәнни һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек. Франция белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләргә “Альянс Франсез” мәдәни-мәгърифәт коммерциячел булмаган оешма зур өлеш кертә. Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” инновацион юлдаш шәһәр һәм “Смарт Сити Казан” төзү проектларын аерым билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, шушы проектлар кысаларындагы хезмәттәшлек Франция ягын да җәлеп итәргә мөмкин.

Франциянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Жан де Глиниасти белдерүенчә, Татарстан Республикасы белән булган барлык проектлар үсеш алалар, һәм бу киләчәк хезмәттәшлеккә өмет белән карарга ярдәм итә. Прованс Регионы –Альпы–Лазурный берегка (Франция Республикасы) килгәндә исә, сез безгә ышана аласыз, дип белдерде ул.

Франциянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе билгеләп үткәнчә, бүген мәгариф һәм кадрлар әзерләү өлкәсендәге хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирергә кирәк. Франция университетларының күбесендә уку түләүсез, дип белдерде ул һәм шулай ук кайбер мәгариф программалары турында сөйләде.

Жан де Глиниасти искә төшергәнчә, Казанда француз виза үзәге ачу турында карар кабул ителгән иде инде, бу татарстанлыларга виза алу өчен документларын оператив тапшырырга ярдәм итәчәк.

Франциянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Жан де Глиниасти очрашу барышында Татарстан бизнесына Франция икътисадына инвестицияләр кертү мөмкинлеген тәкъдим итте.

Аннары кыскача мәгълүмат белән кайбер француз компанияләре вәкилләре чыгыш ясады, шул исәптән “Шнайдер Электрик”, “Санофи” (медицина, фармакология), “Леруа Мерлен” (төзелеш материаллары белән ваклап сәүдә итүче гипермаркетлар челтәре), “Декатлон” (спорт товарлары гипермаркетлар челтәре), “Альстом” (энергетика, энергияне генерацияләүче һәм энергияне бүлүче җайланмалар) һәм башкалар.

Татарстан Республикасы Президентын POMA (Pomagalski) француз компаниясе вәкилләренең шәһәр пассажир транспорты сыйфатында өстән бау белән тарттырылган юллардан файдалану проекты аерым кызыксыну уятты. Аерым алганда, компания вәкилләре белдерүенчә, пассажирлар өчен мондый юллар проекты бер ел элек Түбән Новгород шәһәрендә уңышлы гамәлгә ашырылган, проект кысаларында суднолар йөри торган елга өстендә озын юл салынган. Бер ел эчендә проект үзенең техник һәм икътисадый нәтиҗәлелеген раслаган.

Татарстан Республикасы өчен, компания вәкилләре фикеренчә, Казан белән Югары Ослан арасында елга аша мондый юл, Казансу елгасы аша – “Казан” ММҮнән алып “Татнефть-Арена”гамәлгә ашыру кадәр, от тимер юл вокзалыннан алып вокзала “Кремль” метро станциясенә кадәр шәһәр фуникулеры һәм башка проектлар.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгородка шәһәр пассажир транспорты сыйфатында өстән бау белән тарттырылган юллардан файдалану проектын өйршнү өчен белгечләр җибәрергә тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Президенты белән очрашу азагында Франциянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Жан де Глиниасти ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International