Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин эш визиты белән килде. "Бигеш" халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер - ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Яр Чаллы мэры Васил Шәйхразиев каршы алдылар.
Эш визиты барышында Дмитрий Рогозин "КАМАЗ"ның җитештерү цехларын һәм фәнни-техник үзәген карыячак, аннан соң Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышын үткәрәчәк.