Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә дә, халыкның игътибарын җәлеп итү өчен, җирле игълан системалары сыналачак
2013 елның 2 апреле, сишәмбе
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең Региональ үзәкләштереп игълан салу автоматлаштырылган системасын (РАСЦО) эшләтеп карау, нәтиҗәлелеген бәяләү буенча йөкләмәсен үтәү йөзеннән әзерләнгән Татарстанда гражданнар оборонасы җитәкчесе - ТР Премьер-министры әмере белән, 9 апрель көндез сәгать 10нан 12гә кадәр арада Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә дә, халыкның игътибарын җәлеп итү өчен, җирле игълан системаларын сынау ниятләнә.
Шул рәвешле, торак пунктлардагы электросиреналар, Казандагы ОКСИОН, метрополитендагы СЗИОНТ терминал комплекслары, муниципаль берәмлекләрдәге икътисадның аеруча хәтәр саналган 16 объектында сөрән салу буенча локаль системалар эшләтеп карала. Республикада пилот проект булган Cell Broandcast системасын - кәрәзле элемтә операторларыннан “Мегафон” аша абонентларга SMS-игълан җибәрелә, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе карамагындагы Кризислы вазгыятьләрдә идарә үзәге (ЦУКС) өлкән оператив дежурные тарафыннан телетапшырулар кулга төшерелә, ягъни аларны бүлеп, махсус игълан ясала.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында республиканың үзәк мәълүмат чаралары журналистларын җыеп, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, сиренаны ишетү белән, ә аның тавышы игълан ителгән сәгатьләрдә 3-5 минут дәвамында яңгырый, паникага бирелергә, кая да булса йөгерергә, бомбоубежищега, башка качу урыны эзләп чабарга түгел. Сиренаның “Внимание, всем!” дип аталган сигналы фәкать халыкның игътибарын җәлеп итәр өчен генә хезмәт итә, аны ишетү белән, радио һәм телевизорны кабызып, игъланны тыңларга һәм анда кушылганны эшләргә кирәк була, ди ул.
Соңыннан “Татар-информ” журналистының, ул-бу була калса, гражданнар кая барып яшеренәсен, бомбоубежищеларның кайдалыгын беләме, гомумән, бу мәсьәләдә халык арасында аңлату эшләре алып барыламы, дип кызыксынуына, Ю.Венедиктов, бомбоубежищеларның кайдалыгын һәм күпмелеген әйтә алмыйм – бу ябык мәгълүмат, хәер, 6 апрельдәге чара бит өйрәнү максатларыннан гына уздырыла, дию белән чикләнде.
Шул рәвешле, мондый республикакүләм тикшерү барышында Кризислы вазгыятьләрдә идарә үзәгендә оператив штаб эшләячәк, махсус телефоннар гамәлдә булачак: “кайнар линия” (843) 227-45-63, “ышаныч телефоны” 292-64-09, оператив штаб тел. 227-46-09. “Игълан системасын тикшерү барышында туган сораулар буенча татарстанлылар шушы телефон номерлары буенча элемтәгә керсен иде. Файдалы тәкъдимнәр республика территориясендә игълан итү системасын реконструкцияләгән чакта исәпкә алыначак”, - дип халыкка мөрәҗәгать итте Ю.Венедиктов.
"Татар-информ" ИА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз