Минтимер Шәймиев Татарстан белән Төркиянең хезмәттәшлеге була ала торган тагын бер юнәлешкә игътибар итте. “Тарихи мирасның яңадан торгызылуына бәйле рәвештә, без төрки халыклар тарихы буенча халыкара конференцияләр - “Болгар форумы” уздыра башладык. Үткән елда конференцияләр Алтайда һәм Болгариядә үтте, хәзер ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты тарафыннан Кырымдагы конференциягә әзерлек алып барыла”, - дип сөйләде ТР Дәүләт Киңәшчесе.
“Без Төркиядән галимнәрне чакырачакбыз. Безгә Халыкара конференцияләрдә уртак тарихыбыз буенча тиешле концептуаль карарларны әзерләргә һәм кабул итәргә кирәк, - дип билгеләде М.Шәймиев. – Тарих тагын да хаклы рәвештә яктыртылсын өчен, без халыкларыбыз алдында бурычлы”.
М.Акшенер, үз чиратында, бу идеяне хуплады һәм Төркиягә кайтканнан соң, әлеге мәсьәләне парламент дәрәҗәсендә башка депутатлар белән караячагын ассызыклады.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Театр каршындагы мәйданчыкта кунакларны тематик иҗади номерлы балалар хореография ансамбльләре каршы алды.