Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа кондитер заводында булды

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе

Бүген Чаллыда "Эссен Продакшн" холдингының яңа кондитер заводы ачылды, бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашты. Шулай ук предприятиене ачуда Чаллы мэры Васил Шәйхразиев, Алабуга башлыгы Геннадий Емельянов, Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Яңа завод буенча экскурсияне компаниянең генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев уздырды. Кунаклар кондитер продукциясе җитештерү буенча яңа цехларны карап чыктылар.

Үткән елның сентябрендә "Эссен Продакшн АГ" ЯАҖ Автоградта эшләтеп җибәрү-җайга салу режимында кондитер әйберләре җитештерә башлаган иде. Бүген фабрикада вафли тышлы конфетлар һәм вафли трубочкалары чыгаралар.

Проект кондитер әйберләренә арта барган ихтыяҗны канәгатьләндерүгә һәм чит ил кондитер продукциясе импортын алмаштыруга юнәлгән. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә компания Россия Федерациясе кондитер базарының 1,6-1,7% ын биләргә һәм Россиядә вафлилы конфетлар җитештерүче өч лидер рәтенә керергә җыена.

Инвестиция проектының гомуми суммасы 3,2 млрд. сум тәшкил итә, шулардан 1,15 млрд. сумы кертелгән инде. Кертелгән акчаларның 35%тан артыграгы – компаниянең үз акчалары. Проектның файдага эшли башлавының планлаштырыла торган срогы – 5,5 ел.

Фабрикада 2 линия эшли: конфет (1300 кг/сәг) һәм батончиклар җитештерү (400 кг/сәг). 2014 елда предприятие тулы куәтенә эшли башлаячак. Апрель планнарында – 450 т продукция чыгару.

Хәзерге вакытта кондитер заводта 200 эш урыны булдырылган, ә 2014 елда аларның саны 1 меңгә җитәчәк. Якындагы 1,5 ел 100 исемдәге кондитер әйберен җитештерүгә кертү планлаштырыла. Ассортиментка вафли нигезендә төрле конфетлар һәм эчлекле кондитер әйберләре керәчәк. Бүген фабрикада үз эчлекләрен әзерләүгә керештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International