Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасында катнашучы илләр делегацияләре башлыклары белән очрашуда катнашты. Әлеге очрашу Казанда 3 апрельдән 7 апрельгә кадәр узачак, 50 илдән 100дән артык делегат катнаша.
Кичә делегацияләр башлыклары булачак Уеннарның спорт объектларында, Универсиада авылында булдылар.Бүген исә Казанда утырышлары узды, аның кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакларга мөрәҗәгать итеп чыгыш ясады..
Кунакларны сәләмләп, ул республиканың Россиядә тотрыклы сәясәтле динамик рәвештә үсүче республика булуын искәртте. ТР социаль сәясәтендә физик культура үсеше һәм спорт үсеше алдынгы юнәлеш. "Татарстан Россия Федерациясенең иң спортив регионы булырга ниятли, үстерелгән инфраструктурага ия, эре халыкара ярышлар уздыру тәҗрибәсе бар", - дип әйтте Р.Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Универсиада бөтен Россия өчен мөһим вакыйга, ә Татарстан өчен аны уздыру мактаулы миссия һәм шулай ук бик зур җаваплылык."Безнең бурычыбыз - иң яхшы халыкара стандартлар дәрәҗәсендә Уннарны уздыру", - дип белдерде Татарстан Президенты.
Универсиадага булдырылган спорт инфраструктурасы - Россиядә иң яхшысы. 2009 елдан махсус Уеннар өчен 27 яңа спорт корылмалары төзелде, аларда Россия һәм халыкара иң эре спорт ярышлары уздырыла, аларда Казанда яшәүчеләр шөгыльләнә. Универсиада, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, студентлар спорты үсешенә көчле этәргеч булды, республикада спорт белән шөгыльләнүче студентлар өлеше 2007 елдан 26% тан 62%ка кадәр җитте.
"Без катнашучыларның килүе, шәһәрдә яшәүе һәм китеп баруы максималь рәвештә комфортлы һәм җайлы булуы өчен бөтен көчебезне куячакбыз", - дип ышандырды делегацияләр башлыкларын ТР Президенты.
Ул уеннар вакытына киң мәдәни һәм күңел ачу программасы планлаштырылган булуы турында әйтте. Махсус Универсиада вакытына Сабантуйны уздыру күчерелде, ул кунакларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру өчен кирәк. Төп туристлар үзәкләренә, Казан Кремле, Болгар һәм Свияжск изге урыннарына, бару тәэмин ителәчәк .
"Сез безнең тырышлыкны югары дәрәҗәдә бәяләрсез, дип өметләнәм. Казан кунакларын матурлыгы, заманча инфраструктура, алдынгы технологияләр һәм югары сыйфатлы хезмәт итү белән гаҗәпләндерәчәк, - дип мөрәҗәгать итее очрашуда катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов. - Универсиада сезгә уңай тәэсир ясар дип ышанам, һәм сез янә безнең республикага килергә телиячәксез".
Россия Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова РФ Спорт министры Виталий Мутко мөрәҗәгатен укып чыкты. Н.Паршикова шулай ук Универсиада уздыруның кабатланмас масштаблы булуына игътибар итте. "Без сезне Казанда көтәбез, очрашуга хәтле", - дип мөрәҗәгать итте ул делегацияләр башлыкларына.
Казан мэры Илсур Метшин үзенең чыгышында шулай ук шәһәр һәм республика җитәкчелегенең Универсиада вакытына әзерләнгән мәдәни программа турында сөйләде.
Универсиада 2013 Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов инглиз телендәге чыгышында Универсиаданың катнашучылар һәм делегация вәкилләре өчен үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул аккредитация тәртибе турында, контактсыз гына түләргә мөмкинлек бирүче банк картасы белән бәйләнгән аккредитацион карта турында сөйләде. Шулай ук В.Леонов катнашучыларга визасыз керү тәртибен аңлатты, Казанга килгәч һәм шәһәр буйлап йөрер өчен транспорт мәсьәләсе турында сөйләде. Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Студент уеннары авылы эше тәртибен аңлатты, ашау, медицина ярдәме, медиа мәсьәләләр турында һәм башка сораулар турында да сөйләде.