Казан шәһәрендәге 2013 елгы җәйге универсиада ярышларын яктырту мәсьәләләре буенча бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның "Спорт тапшырулары" АНО генераль директоры Василий Кикнадзе белән очрашуында фикер алышынды. Очрашуда шулай ук вице-премьер – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов катнашты.
Очрашу барышында Василий Кикнадзе Рөстәм Миңнехановка, Казанда Уеннарны яктырту буенча иң яңа заманча телевизион җайланмалар кулланылачак, дип хәбәр итте. Хәзерге вакытта "Спорт тапшырулары" АНО белгечләре Универсиадага әзерлек кысаларында спорт объектларына инспекция уздыралар.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Универсиада ярышларыннан телевизион трансляцияләрнең югары техник һәм профессиональ дәрәҗәдә оештырылачагына өмет белдерде.