Татарстанның 20 районында торакны сафка бастыру буенча еллык план 40 проценттан артык үтәлгән

2013 елның 6 апреле, шимбә

Татарстанда 761,5 мең кв.м тоарк сафка бастырылган (еллык биремнең 31,8 проценты), дип хәбәр итте бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин.

Аның сүзләренчә, еллык биремнең 40 проөенттан артыгын үтәгән Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Апас, Балтач ,Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Тукай һ.б. муниципаль районнар аерылып торган.
Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 133 йортның 36сы сафка бастырылган, планның 36,4 проценты. Программаның 97 объектыннан 44е – югары әзерлек дәрәҗәсендә, 18е- уртача, 35е – түбән дәрәҗәдә.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак хәлен яхшыртуга килгәндә, Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, республикада 497 ветеран өчен 104 йорт төзелеше дәвам итә.

Бүгенгә 95 күпфатирлы инвестицион торак йортларның 64е – югары әзерлек дәрәҗәсендә, 13е – уртача, 21е – түбән.

Азкатлы торак төзелеше өлкәсендә республика буенча 5040 объектның 1544 йорты – югары әзерлек дәрәҗәсендә, 1851е – уртача, 1645 – түбән дәрәҗәдә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International