Майда Казандагы футбол төзелешендә мәшгуль иң яхшы муниципалитетлар билгеле була

2013 елның 6 апреле, шимбә
15-20 нче майга Казандагы футбол төзелешендә мәшгуль иң яхшы муниципалитетлар билгеле була. Ә 1 нче июньгә алар вәгъдә ителгән спорт мәйданчыклары белән тәэмин ителәчәк, дип хәбәр итте бүген ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин.

Элек хәбәр ителгәнчә, быел Татарстанда барлыгы 100 спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Алар яңа футбол стадионы төзелешендә актив катнашкан муниципаль берәмлекләр территориясендә пәйда булачак.

Илдар Халиков билгеләвенчә, бүгенгә районнарның күпчелеге эшләр буенча үз бурычларын үтәгән. Хәзер ГИСУның эшләрне кабул итүе мөһим. Әле берсе дә кабул ителмәгән: бөтенесендә дефектлар бар. Моңа бәйле рәвештә, ТР Премьер-министры кимчелекләрне бетерү буенча эшләрне тизләтүләрен сорады.

14 нче апрельдә ТР Президенты стадионда булырга һәм объекттагы эшләрнең барышы белән танышырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International