Алексей Песошин: Тукай районы макроикътисади күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Тукай муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты.

Сессия Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният йорты мәйданчыгында узды.

Утырыш башланганчы ТР Хөкүмәте башлыгы районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады. Шулай ук ул районның 45 еллык юбилеена багышланган экспозиция белән танышты. Юбилей кысаларында районда төрле чаралар планлаштырылган.

Алексей Песошин үзенең чыгышында Тукай районының агросәнәгать комплексындагы, халыкның эшлекле активлыгын үстерүдәге һәм территориянең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өлкәсендәге уңышларын билгеләде. 

Шул ук вакытта ТР Хөкүмәте башлыгы сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә һәм салым бурычларын киметү кирәклегенә игътибар итте.

Утырыш азагында Алексей Песошин  ТР Дәүләт дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International