Татарстан Президенты эш визиты белән Лаеш муниципаль районына килде

2013 елның 9 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лаеш районына килде. Визит кысаларында ул берничә объектны карыячак, спорткомплекс һәм завод ачылу тантаналарында катнашачак. 

ТР Президентына Столбище авылында табиб амбулаториясенең яңа бинасын карыячак, Песчаные Ковали авылында  Рөстәм Миңнеханов "Дружба" спорт-ял итү үзәген тантаналы ачуда катнашачак, шулай ук фермер хуҗалыгында һәм роллент системаларын җитештерүче заводта булачак.

Усады авылында Татарстан Президенты "ICL-КПО ВС" исәпләү техникасы җитештерү заводын тантаналы ачуда катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International