Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Комлы Кавал авылында "Дружба" яңа спорт-ял итү комплексын ачты. Шулай ук ул район предприятеләрендә һәм табиб амбулаториясендә булды.
Беренче барган урыны Столбище авылындагы табиб амбулаториясе иде. Өч катлы бинаны төзү 47,1 млн сумга төшкән һәм 2012 елның декабрендә тәмамланган. Хәзер монда 10 ятаклык көндезге стационар, 4 участок терапевты, ике педиатр эшләп килә, физиотерапия, флюорография, стоматология кабинетлары бар. Амбулатория базасында бер ашыгыч ярдәм фельдшерлык бригадасы эшли.
Комлы Кавал авылында Рөстәм Миңнеханов "Дружба" яңа спорт-ял итү комплексын ачуда катнашты. Бинаның гомуми мәйданы 2300 квадрат метр, ярты ел эчендә төзелеп беткән, төзелеш 134 млн сумга төшкән, яңа спорткомплекста спорт зал, 200 урынга актлар залы, түгәрәкләр алып барыр өчен бүлмә бар. Объектта сәгатенә 275 кеше була алачак.
Комплекс ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты канәгатьлек белән белдергәнчә, Казан үзгәрә һәм яңара бара. "Минем уйлавымча, без башка территорияләргә дә игътибар итәргә тиеш, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Бүген без яңа поликлиникада булдык, мәктәпне карап чыгтык, авылда балалар бакчасы төзелә, һәм без яңа спорт-ял итү комплексы ачабыз".
Рөстәм Миңнеханов комплекс җитәкчелегенә спорт инвентаре алыр өчен сертификат тапшырды. Спорткомплексында Татарстан Республикасы Президентын "Зенит-Казан" клубы уенчысы Александр Волков сәламләде. Р.Миңнеханов шулай ук пенсионерлар өчен компьютерга өйрәтү дәресендә булды, укучылар белән аралашты һәм шәхсән Интернет тизлеген тикшерде.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Комлы Кавал авылында Рамай фермер хуҗалыгында булды. 2010 елдан бирле предприятие үрдәкләрне инкубациядә үрчетү белән шөгыльләнә. Инвестицияләрнең гомуми суммасы 200 млн сум тәшкил итә, 150 эш урыны булдырылган. Бүгенге көнгә предприятиенең 80 мең йомырка сыйдырырлык инкубаторы, 96 мең баш кош өчен 6 корпусы бар. Фермер хуҗалыгы Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург заказлары буенча продукция җитештереп тора. Предприятиеләр җитәкчеләре белән бергә Рөстәм Миңнеханов инкубаторга һәм ике кошчылык фермасына керде – алар бәбкә үрдәкләр һәм үсеп җиткән үрдәкләр өчен билгеләнгән иде.
Рөстәм Миңнеханов Комлы Кавалда "DoorHan" ҖЧҖ заводында булды, бу завод DoorHan компанияләре халыкара төркеменә керә, анда капкалар, рольставнялар, ишекләр, алюминий системалар җитештерәләр. Лаеш районындагы җитештерү комплексы кечкенә капкалар һәм сәнәгать капкалары әзерли торган автоматик линияләр белән тулысынча җиһазландырылган җыю производствосыннан гыйбарәт.
Заводта булганда Рөстәм Миңнеханов предприятие продукциясен республика проектлары төзелешендә файдаланырга кушты. Бер үк вакытта Татарстан Республикасы Президенты DoorHan төркеме җитәкчелегенә Татарстанда эрерәк предприятие булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.