Татарстанда һәм Казанда авыр йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр кертелә

2013 елның 9 апреле, сишәмбе
15 апрельдән 14 майга кадәр Татарстанда региональ әһәмияттәге гомуми файдаланыш юлларында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Кузьмин сүзләренчә, мондый чикләүләр-мәҗбүри чара һәм ул юлларны саклау өчен кертелә.

Анда катнашкан Казан каласы Башкарма комитетының тышкы уңайлыклар булдыру комитеты рәисе Игорь Куляжев исә, Казан биләмәләрендәге муниципаль юллар буенча да, Башкарма комитет күрсәтмәсе белән, республикадагы кебек вакытка һәм шундый ук шартлар белән чикләүләр кертелде, дип белдерде.

Ю.Кузьмин искәрткәнчә, региональ әһәмияттәге юлларның 80 проценты 6 тонна басымга исәпләп салынган, шуның өчен дә, республиканың юл челтәрен саклап калу йөзеннән, вакытында чаралар күрү аеруча әһәмиятле. Аерым алганда, СНИП нормалары һәм кагыйдәләре (2.05.02-85) буенча, юл өслеге 2 күчәрле автомобильнең 1 күчәренә иң күп авырлык төшкән басымнан чыгып 5 категориядә карала: I-II категория – 11,5 тонна, III-IV категория – 10 тонна, V категория – 6 тонна.

Ләкин вакытлыча кертелгән чикләүләр халыкара йөк ташучыларга; автобуста пассажир ташучыларга; азык-төлек (икмәк, он, сөт, акмай, шикәр, тоз, ит, йомырка, чәй, балалар ризыгы), хайваннар, дарулар, чәчүлек орлык, ашлама, почта һәм почта йөкләре ташучыларга; 16 тоннага кадәр авырлыкта йөк ташырга сәләтле транспортта ягулык ташучыларга кагылмый, дип игълан итте Ю.Кузьмин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International