Рөстәм Миңнеханов Archimedes Exhibitions компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2013 елның 9 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Германия компаниясе Archimedes Exhibitions җитәкчелеге белән очрашуда Казанда политехник музей оештыру перспективалары турында сүз барды. Очрашуда шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров катнаштылар. 

Чараны башлап җибәреп Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге Казанда политехник музей-күргәзмә үзәген ачу мөмкинлеген күзаллыйлар, ул беренче чиратта укыту максатларына  һәм фәнне белән техниканы яшьләр арасында популярлаштыру максатына хезмәт итәчәк.  Шуңа бәйле Татарстанга Archimedes Exhibitions компаниясе тәҗрибәсе кызыклы.

Компания вәкилләре Татарстан ягы өчен үз мөмкинлекләре һәм проектлары турында кыскача презентация күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов завод цехларын күргәзмә залларга әйләндерү мөмкинлеге турында кызыксынды.

«Без музей нинди булырга тиешлеген начар күз алдына китерәбез, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. – Безгә уңайлы дөньяда булган мисалларны билгеләргә һәм шуның нигезендә концепцияне формалаштырырга кирәк».

ТР Президенты фикренчә, музей экспозициясен формалаштыруга Татарстанның сәнәгать предприятиеләрен тартып була: авиатөзелеш, автомобиль төзү, IT өлкәдәге компанияләрне.

Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына Archimedes Exhibitions компаниясе белән берлектә Татарстан өчен үрнәк булырлык музей-күргәзмә комплекслары исемлеген төзергә һәм тәҗрибәләрен өйрәнергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International