Татарстан Президенты Чаллыда берничә объектта булды

2013 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш визиты белән барды. Ул социаль һәм икътисадый өлкәдәге берничә объектны карады.

Башта Рөстәм Миңнеханов "Дельфин" йөзү бассейнын карады. Монда ул Татарстан Республикасының синхрон йөзү буенча җыелма команда әгъзалары белән очрашты. Спортсмен кызлар Президентка 24-26 апрельдә Казанда узачак Россия беренчелеге өчен әзерләнгән программаларын күрсәттеләр. Җыелма команданың баш тренеры, РФ атказанган тренеры Нинель Кожедуб сүзләренчә, чемпионаттагы чыгышлары нәтиҗәләренә карап, Татарстан кызларының Казандагы Универсиадада катнашулары билгеле булачак.

ТР Президенты визитының киләсе пункты Кама балалар медицина үзәге булды. Сәламәтлекне саклауны модернизацияләү программасы акчасына төзелгән медицина комплексы дүрт учреждениене берләштерде - перинаталь үзәкне, роддом, балалар хастаханәсен һәм поликлиниканы. Татарстан Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов әйтүенчә, Чаллыда республикадагы иң зур роддом төзелгән - анда 230 урын, һәм ул шәһәрдә яшәүчеләрне генә түгел, ә күрше районда торучыларны да кабул итә. Шул сәбәпле үзәктә махсус реанимобильләр бар.

Рөстәм Миңнеханов перинаталь үзәк һәм балалар хастаханәсен дә карады. Республика Президенты үзәк җиһазланышын югары бәяләде, бигрәк тә җитлекмәгән балалар өчен реанимацион бүлек җиһазланышын. "Әгәр дә мондый җиһазлар булмаса, бик күп баларны коткарып булмас иде", - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

Президент ана белән яңа туган баланың тантаналы чыгуында катнашты - ул яңа гына ата-ана булучыларга чәчәк һәм бүләк тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Чаллы институтында булды. Әлеге вакытта институтта 12 мең студент укый, 156 аспирант, 1829 хезмәткәр эшли. Институтта 24 юнәлеш буенча укыту алып барыла, күбесенчә техник юнәлеш буенча. 

ТР Президенты югары уку йортына читтән торып уку-укыту методикасын үзгәртергә, "заочник"лар өчен интерактив укытуны кертергә, кичке дәресләр уздырырга тәкъдим итте. Р.Миңнеханов фикеренчә, гадәти читтән торып уку югары сыйфатлы укытуны тәэмин итә алмый, бигрәк тә техник белгечлектә.

Президентка институтның ресурс үзәгенең яңа бинасы күрсәтелде. 7700 квадрат метрлы яңа бинада 16 лекция заллары, практик һәм лаборатор дәресләр өчен 14 кабинет бар. Институтның ресурс үзәге нигезендә КФУ автомобиль төзү предприятиесе белән берлектә төзелгән махсус программалар буенча укытуны оештырмакчы була. "КАМАЗ" ААҖ институт нигезендә Автомобиль инжинирингының югары мәктәбен ачмакчы була, ул тармак стандартлары буенча белгечләр әзерләргә тиеш була.

"Монда Европа дәрәҗәсендәге көчле университет оештырырга кирәк!, - дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.

Визитның соңгы тукталышы "Мастер" Кама индутриаль паркының яңа мәйданчыгы булды. "КИП-Мастер" ның беренче цехы инде резидентлар белән тулган, анда 234 компания-резидент эшли, 5 мең хезмәткәр, 2012 елны резидентлар табышы 32,3 млрд сум тәшкил иткән.

Яңа мәйданчыкта әлеге вакытта ике компания-резидент эшли, аларның производствосын бүген Рөстәм Миңнеханов карады. "Рототэк Кама" СП Россия-Италия производствосында алдынгы технология буенча "КАМАЗ"лар өчен пластик детальләр җитештерелә, ә BEHR предприятиесендә радиаторлар ясыйлар. Әлегә ике компания дә эшләрен башлап кына җибәргәнәр һәм продукция җитештерү күләмен арттыра баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International