Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Татарстанлыларны Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне белән котлады
2013 елның 12 апреле, җомга
Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне бүген, 12нче апрельдә билгеләп үтелә. 1961 нче елның 12 нче апрелендә Советлар Союзы гражданины өлкән лейтенант Юрий Гагарин “Восток” космик кораблендә дөньяда беренче тапкыр Җир орбитасы буйлап әйләнде, галәмгә очулар чорын ачты.
Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанлыларны котлады.
“Кадерле дуслар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Космонавтика көне белән котлыйм!
Беренче тапкыр кешенең - безнең ил гражданины Юрий Алексеевич Гагаринның космоска очкан вакыттагы 108 минуты ХХ гасырның, цивилизация тарихының иң күренекле вакыйгаларының берсе булды. Хәзер космос кешеләр өчен ирешә алмаслык түгел. 500дән артык кеше орбитага очты.1961 нче елдан планета космонавтлары Җирдән читтә 10 меңнән артык көн булган. Беренчеләр арасында Россия вәкилләре дә бар.
Кеше акылының әлеге казанышы конструкторларның, галимнәрнең, космонавтларның, ракета-космос тармагының барлык хезмәткәрләре сәләте, зур хезмәте һәм батырлыгы ярдәмендә тормышка ашты.
Тарих үсешен алдан билгеләгән күп кенә ачышлар Татарстан җирендә булуын билгеләп үтү аеруча күңелле. Казан лабораторияләрендә космик эшчәнлек нигезе булган газ динамикасы, җылылык физикасы, ракета техникасы, галәм киңлеген өйрәнү буенча җитди фәнни тикшеренүләр уздырылган. Республикадп Казанда төрле елларда эшләгән һәм космонавтиканың фәнни һәм гамәли проблемаларын чишүгә зур өлеш керткән Сергей Павлович Королев, Валентин Петрович Глушко һ.м башка бик күп галимнәрне хәтердә саклыйлар.
Казан техник вузлары чыгарылыш студентларының беренче һәм аннан соңгы иярченнәрне әзерләүдә һәм җибәрүдә, идарә итә торган очуларны тормышка ашыруда катнашуы аеруча горурлык тудыра.
“Восток” ракеталарында һәм корабльләрендә Татарстанның алдынгы предприятиеләрендә җитештерелгән приборлар һәм фәнни аппаратура кулланылуы безнең өчен бик күңелле. Хәзер дә республика предприятиеләре космик тармак белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Аларның продукциясе планетаара станцияләрдәге ракеталарда киң кулланыла.
Татарстан Республикасы Россиядә беренчеләрдән булып, “Глобаль навигацияле иярчен системасы” Федераль космик программасы һәм Федераль максатчан программасы кысаларында космик технологияләрне куллана башлады. Автомобиль юлларында зыян күргәннәрне коткару хезмәте эшенең оперативлыгын арттыру, урман хуҗалыгында һәм аграр секторда, елгалар акваториясендә һәм зур сәнәгать районнарында әйләнә-тирә мохитне контрольдә тотуны яхшырту әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсе булды.
Татарстанның алга таба да фән, мәгариф һәм технологияләр үсеше дәрәҗәсен, киләчәктә дә илебезгә космосны яулап алуда алдынгылар рәтендә булырга мөмкинлек бирә торган югары фән һәм технология потенциалын саклаячагына шикләнмим”.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз