Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Чехия Республикасына эшлекле даирәләр делегациясе визиты башланды. Визит 2013 елның 14-16 апрельләрендә булачак. Прага шәһәренең Вацлав Гавел исемендәге аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Сергей Киселев, Татарстан Республикасының Чехиядәге сәүдә-икътисадый вәкиле Зөфәр Абделгалиев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры министр Равил Зарипов һәм башкалар каршы алды.
Иртәгә, 15 апрельдә, Татарстан Республикасы Президенты программасында Чехия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Петр Нечас белән очрашу, Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба белән очрашу, шулай ук участие в открытии Чехия-Татарстан бизнес-форумын ачуда катнашу планлаштырылган. Исегезгә төшерәбез, 2012 елның 28 ноябрендә Казан шәһәре Россия Федерациясе белән Чехия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең 8 нче пленар утырышын уздыру урыны булды.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар рәссам Розалия Габдулгалиеваның шәхси һәм Россия Федерациясе Чехиядәге сәүдә вәкиле Александр Туров коллекциясеннән чех осталары эшләре күргәзмәсен ачуда катнашачаклар, шулай ук Чехиядә яшәүче татар диаспорасы белән күрешәчәкләр.