Бүген Прагада Чехия-Татарстан бизнес-форумы кысаларында хезмәттәшлек турындагы ике меморандум имзаланды. Искә төшерәбез, форум ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән “Митас” компаниясе арасында хезмәттәшлек турында Меморандумга имзалар салынды. Документка Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов кул куйды, ә Чехия ягыннан – “Митас” АҖ генераль директоры Ярослав Чехура.
Икенче документ Казан (Идел буе) федераль университеты белән Чехия техник университеты арасындагы хезмәттәшлек турында меморандум булды. Меморандумны КИФУ ректоры Илшат Гафуров һәм Чехия техник университеты ректоры Ййржи Била имзаладылар.