Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский белән очрашты

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский белән очрашты.

Әлеге чара ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстан Республикасы ягыннан ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Пиотровский тарих һәм мәдәниятның киләчәк үсеше мәсьәләләре,  "Эрмитаж-Казан" үзәге әһәмияте һәм күргәзмәләр программасы турында сөйләштеләр.

Искә төшерик, кичә, 2013 елның 16 апрелендә, Россия фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, РАХ әгъзасы, ТР ФА шәрәфле әгъзасы, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International