Рөстәм Миңнеханов һәм XYBASE компаниясе белгечләре "Казан" халыкара аэропорты үсеше юнәлешләре турында фикер алыштылар

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм XYBASE (Малайзия) компаниясе белгечләре "Казан" халыкара аэропорты үсешенең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар.

"Казан" Халыкара аэропорт" ААҖ генераль директоры Алексей Старостин җәйге Универсиада 2013 уздыру вакытында аэропортта пассажирлар агымы шактый артачак дип хәбәр итте.  Аның сүзләренчә, бүген пассажирлар агымы тәүлеккә 4,7 мең кеше тәшкил итә, Универсиаданы уздыру вакытында ул 10 мең кешегә җитә ала.

2012 ел йомгаклары буенча "Казан" халыкара аэропорты 1,5 млн. пассажирга хезмәт күрсәтте.

XYBASE (Малайзия) компаниясе белгечләре белән берлектә "Казан" халыкара аэропортын тикшерү нәтиҗәсендә аэропортта "тар" урыннар ачыкланган, дип хәбәр итте Алексей Старостин. Бу, шул исәптән, бакажны эшкәртү, персонал квалификациясе, таможня зонасы мәсьәләләре һәм башкалар.

"Казан" Халыкара аэропорт" ААҖ генераль директоры Алексей Старостин әйтүенчә, аэропорт штаты бүгенге көндә 300 кешегә арткан, махсус техника һәм җиһазларны лизингка сатып алу буенча килешүгә кул куелган, персоналны инглиз теленә өйрәтү алып барыла. 

XYBASE Малайзия компаниясе Президенты  Абу Хәссән Сухайми (Suhaimee Abu Hassan) Казан аэропорты өчен аның киләчәк үсешенә ярдәм итәчәк, шулай ук "Казан" аэропортының керемен арттырачак, пассажирларга күрсәтелә торган хезмәт сыйфатын арттырачак әзер хәл ителешен тәкъдим итте.

Бу, иң элек, документлар йөрешен гадиләтү һәм аны автоматлаштыру, бөтен дәрәҗәдәге персонал квалификациясен күтәрү, җирдә кулланылучы җиһазлар санын арттыру, багажны эшкәртүне яхшырту, "Казан" халыкара аэропортында кулланыла торган мәгълүмат технологияләрен модернизацияләү.

Тәкъдим ителгән план җәйге Универсиада 2013кә хәтле һәм аннан соң булачак этапларына бүленгән, дип ассызыклады Абу Хәссән Сухайми. Аның сүзләренчә, май-июнь айларында иң мөһим проблемаларны хәл итәргә кирәк. 

Рөтәм Миңнеханов ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдиновка һәм "Казан" Халыкара аэропорт" ААҖ генераль директоры Алексей Старостинга  XYBASE компаниясе тәкъдимнәрен җентекләп өйрәнергә һәм аэропортның киләчәк үсеше мәсьәләләре буенча хезмәттәшлеккә тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International