Татарстанның агросәнәгать комплексы 2021 елда тулай продукцияне үстерүне һәм төп капиталга инвестицияләрне арттыруны максат итеп куя

2021 елның 13 марты, шимбә

Агымдагы елда Татарстанның агросәнәгать комплексы алдында  конкуренциягә сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру буенча җитди бурыч тора. Тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы да мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Республикада тулай продукцияне 1,9%ка үстерү фаразлана, яисә 284 млрд сумга. Үсемлекчелек тармагында тулай продукцияне 144 млрд сумга (2,3%) җиткерү ниятләнә.

Терлекчелектә үсеш 1,5% көтелә, тулай продукция 139,7 млрд сум күләмендә.

Куелган максатларга ирешү өчен авыл хуҗалыгында төп капиталга инвестицияләр күләмен  4%ка арттыру күздә тотыла.

2021 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт хакын 30 мең сумга җиткерү планлаштырыла.

Марат Җәббаров сүзләренчә, республиканың өч районында — Әгерҗе (17 158 сум), Балык Бистәсе (19 931) һәм Кама Тамагында (19 964) хезмәт хакларын ике тапкыр арттырырга кирәк. Хәзерге вакытта әлеге күрсәткеч бу өлкәдә алдынгы булган Тукай (40465 сум), Яшел Үзән (39992 сум) һәм Мөслим (34453 сум ) районнарыныкыннан шактый түбән.

Марат Җәббаров узган ел нәтиҗәләре буенча агросәнәгать комплексы продукциясен экспортка чыгару 288,6 млн доллар булганлыгын һәм планлаштырылган 318,3 млн долларлык сумманың 91%ын тәшкил иткәнлеген әйтте.

Шуңа да карамастан, 2019 ел белән чагыштырганда шактый арту сизелә, ул чакта бу күрсәткеч 94 млн доллар күләмендә булган. 2021 елда министрлык 320 млн доллар күләменә җитәргә ниятли.

Татарстан җитештерүчеләре чит ил компанияләре белән туры элемтә урнаштыра, бу күрсәткечләрне гомуми күләмнән 20 %ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Онлайн-сәүдә өлкәсендә азык-төлек белән тәэмин итүчеләренең сату базарын киңәйтү мәсьәләсе хәл ителә. Хәзер Ozon, Wildberries, Яндекс Еда, Вкусвилл кебек мәйданчыклар белән хезмәттәшлек турында килешү төзелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International