ТР Хөкүмәте йортында төзелеш өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар

2021 елның 13 марты, шимбә

Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмалары төзелеше программасы буенча 11 объектта эш актив бара. Эшнең гомуми үтәлеше 19,5% тәшкил итә.

Апас районында чаңгы базасы төзелеше төгәлләнгән.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 24 объектта эш бара. Барлыгы программага 28 объект кертелгән. Берсе тулысынча төгәлләнгән.

Ветеринария идарәсенә караган учреждениеләрне ремонтлау программасы кысаларында 12 объект ремонтлана.  

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә караган учреждениеләрне ремонтлау программасы кысаларында 13 обүектның берсендә генә эш башланмаган әле. Бер объект төгәлләнгән. Эшнең үтәлеше – 58%.

Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын ремонтлау программасы кысаларында 29 объектның 20сендә эш бара.

2021 ел башыннан бирле Татарстанда 49 кеше газ белән агуланган.

2020 елда газ белән агулану очраклары 33 булган. Ростехнадзор һәм республиканың газ хезмәтләренә җиһазларга җентекле тикшерү уздырачак һәм хезмәткәрләрнең белемнәрен тикшерәчәк. Бигрәк тә газ казаннары урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр игътибарга алыначак.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада газ хезмәтләре вәкилләренең квалификациясен тикшеру турында йөкләмә бирде.

Күп балалы гаиләләргә аеруча игътибар итәргә кушылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International