Татарстанда 39 мең күп балалы гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән

2021 елның 13 марты, шимбә

Татарстан республикасында җир кишәрлеге алу өчен 61 мең күп балалы гаилә теркәлгән, шуларның  39 меңе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Министр ачыклаганча, күп балалы гаиләләргә бирелгән җирләрнең гомуми мәйданы 4 044 га тәшкил итә. Бүгенге көндә республика буенча җир кишәрлеге белән 22 мең гаилә тәэмин ителмәгән.

Министр мәгълүматларына караганда, республиканың 6 муниципаль берәмлегендә күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү планы 80-90%ка үтәлгән. Ә 9 районда 90-99% булган. 21 муниципалитет исә куелган бурычны тулысынча үтәгән.

Гражданнарның әлеге категориясенә бирелгән кишәрлекләрнең гомуми мәйданы 4 мең гектардан артып киткән, әмма 22 меңнән артык гаилә җиргә мохтаҗ әле.

Узган ел Татарстанда 3 356 җир кишәрлеге бирелде, быел - 657.

Хәзерге вакытта республикада 18 меңнән артык җир кишәрлеге җитми.

Аларның 70 %ы ике шәһәргә - Казан һәм Чаллыга туры килә. Казан буенча исемлеккә күп балалы 15 158 гаилә кертелгән, 6 394 гаилә җир алган.

Фәнил Әһлиуллин районнары башлыкларына мөрәҗәгать итте. Ул җиргә документлар, инде булган территорияләрне планлаштыру, кишәрлекләрне инфраструктура белән тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләргә игътибар итәргә чакырды.

Өстәмә территорияләрне эзләргә кирәк. Әлеге эшне башкару куелган бурычларны үтәүне тизләтергә ярдәм итәчәк, диде ул. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International