Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытайга эш визиты башланды. Татарстан делегациясе составында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка рәсми затлар бар.
Татарстан Президенты ике көнлек визиты кысаларында Сучжоу индустриаль паркын карый, шулай ук Далянь шәһәрендә икътисадый һәм технологик үсеш зонасында була. Татарстан делегациясе Кытайның махсус икътисадый зоналар оештыру һәм үстерүдәге тәҗрибәләрен өйрәнергә ниятлиләр.