Татарстан Республикасы җитәкчелеге махсус икътисадый зоналар оештыру һәм үстерүдәге чит ил, шул исәптән, Кытай тәҗрибәсен өйрәнергә тели, дип белдерде бүген Рөстәм Миңнеханов Кытайга визиты кысаларында Сучжоу индустриаль паркы белән танышу вакытында.
Сучжоу индустриаль паркы - Кытай һәм Сингапурның бердәм проекты, Кытайдагы беренче махсус икътисадый зона ул. Рөстәм Миңнеханов аны Сингапурның Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының һәм Милли үсеш министрлыгының баш министры Ли И Шьен тәкъдиме буенча карарга булды. ТР Президентының Кытайга визиты программасы Сучжоуда Мәдәният һәм сәнгать үзәгендә аның белән очрашудан башланып та китте.
Рөстәм Миңнеханов министрга Сучжоу индустриаль паркын карарга тәкъдиме өчен рәхмәт белдерде. "Бу елларда безнең арада җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Татарстан Сингапур белән актив рәвештә хезмәттәшлек итә, МИЗ оештыру, мәгариф программаларын төзүдәге тәҗрибәсен куллана. Без сезнең белгечләрне "Алабуга" МИЗ, Иннополис IT-шәһәре мастер-планнарын эшләгәндә дә чакырдык", - дип әйтте Р.Миңнеханов.
Татарстан Президенты сүзләренчә, Сучжоу индустриаль паркы турында ишеткәне бар һәм аны күрергә теләгән. "Безгә шундый зоналар оештыру тәҗрибәсе бик кызыклы, мөһим, һәм без безнең хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен табырбыз дип ышанам", - дип мөрәҗәгать итее Рөстәм Миңнеханов Ли И Шьенга.
Татарстан делегациясенә индустриаль паркны оештыру тарихын һәм аның бегенге көндә үсеше турында сөйләделәр. Мондый зонаны булдыру фикере 1978 елда туган, Кытай җитәкчесе Дэн Сяопин Сингапурда булганнан соң. 16 ел дәвамында проект җентекләп әзерләнгән, ә 1994 елда Кытай һәм Сингапур хөкүмәтләре арасында индустриаль паркны оештыру турында килешү имзаланган. Иң баштан махсус СИПны үстерү өчен оештырылган Кытай-Сингапур компаниясенең 65% акциясе Сингапур компанияләр консорциумыныкы, ә Кытай консорциумыыныкы 35% булган. Хәзерге вакытта өлешләр киресенчә бүленгән - 65% Кытай ягында, 35% Сингапур консорциумында.
Яңа парк бары тик балыкчылар авыллары гына урнашкан күл буенда төзелде. Хәзерге вакытта паркның гомуми мәйданы – бу сәнәгать зонасыннан гына түгел, торак кварталларыннан, коммерциячел күчемсез мәлкәттән, социаль инфраструктурадан торган бөтен бер шәһәр. СИП халкының саны 260 мең кеше, аның территориясендә 5 меңнән артык резидент компания эшли, күбесе чит илләрдән.
2012 елда СИПның эчке территориаль продукты 28 млрд АКШдоллары тәшкил итә, СИП бюджетына 3 млрд доллар салым түләнгән. Сучжоу префектурасының 3,4% мәйданын тәшкил итеп, индустриаль парк 15% ТРП бирә.
Урбанизациянең баштагы бурычы, СИП башлыгы Барри Янг сүзләренчә, хәл ителгән инде, һәм хәзер СИП җитәкчелеге тормыш шартларын яхшырту, хезмәт күрсәтүләр өлкәсен үстерү эше белән шөгыльләнә. 2015 ел азагына территорияне социаль-икътисадый күрсәткечләре иң алдынгы илләр дәрәҗәсенә җитәргә тиеш.
Бари Янг сүзләренчә, СИП төзелгән көненнән үк бөтен Кытай икътисадын үстерү юлларын сынау мәйданчыгына әверелде. Хәзер махсус икътисадый зоналарын булдыруның Сучжоу тәҗрибәсе бөтен Кытай тарафыннан файдаланыла. СИП идарәче компаниясе хезмәткәрләре даими рәвештә Сингапурда стажировкада булалар.
Рөстәм Миңнеханов парк төзүгә кертелгән инвестицияләр күләме белән кызыксынды. Җитәкчеләр сүзләренчә, дәүләт һәм дәүләт компанияләре инфраструктура төзелешенә якынча 20 млрд доллар керткәннәр, ә чит ил инвесторлары тарафыннан 25 млрд доллар кертелгән. Үткән елда гына 12 млрд долларлык инвестицияләр җәлеп ителгән, шулардан дәүләт өлеше дүрттән берен тәшкил итә.
Татарстан Президенты дәүләт кертемнәренең файдага эшли башлау перспективалары турында сорады. Билгеләп үтелгәнчә, инфраструктурага дәүләт кертемнәренең файдага эшли башлау чоры гадәттә 15-20 ел.
Индустриаль паркта инвесторлар өчен салым режимы 19 ел эчендә барлык Кытайның икътисадый сәясәте белән бергә үзгәрде. Хәзер салым ташламалары нигездә ВТО нормалары белән чикләнә, әмма сәнәгатьнең кайбер махсус юнәлешләре буенча элеккегечә үк махсус шартлар кала бирә.
СИП турында төгәлрәк мәгълүматны Татарстан делегациясе әгъзаларына СИПны үстерүнең Кытай-сингапур компаниясенең төп офисында тәкъдир итү барышында сөйләделәр.
Тәкъдир итү барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисады үсеше турында Кытай ягына кыскача гына сөйләде. "Безнең өчен икътисадның яңа тармаклары үсеше мөһим, һәм махсус икътисадый зоналар моңа ярдәм итә, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы. Татарстанда бер МИЗ бар инде, анда 34 резидент бар. Без икенче махсус икътисадый зонаны - техник-гамәлгә кертү тибында оештырырга керештек. Билгеле инде, бу эштә без чит илләрдәге коллегаларыбыз тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәбез, һәм безнең өчен Сучжоу индустриаль паркында булу бик кызыклы һәм файдалы".
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов СИП һәм муниципаль хакимиятләр җитәкчелеге арасындагы үзара хезмәттәшлек алымы белән дә кызыксынды. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты төрле дәрәҗәләрдәге бюджетлар арасында салым бүлешү механизмы турында да сорашты.
Барри Янг сүзләренчә, салымнар бүлешү индустриаль парк эшләгән чорда - 19 ел буена үзгәрә килде. Баштагы 5 елда бөтен җыела торган салымнар СИП карамагында кала бирде, әмма тора-бара бу өлеш кими башлады, һәм хәзер парк бюджетына җыела торган салымнарның өчтән бере генә кала, калган чаралар муниципаль һәм үзәк дәрәҗәләргә китеп бара.
"Төп принцип – башта Хөкүмәт үсешкә акча кертә, ә аннары аларны салымнар рәвешендә кире кайтара", - дип белдерде Барри Янг.