Район дәрәҗәсендә зур булмаган индустриаль парклар оештыру буенча Кытай тәҗрибәсе республикада шундый ук мәйданчыкларны булдырганда Татарстан өчен бик файдалы булырга мөмкин. Моның турыда бүген КНРда эшләүче DoorHan Россия компаниясенә нигез салучы һәм аның гендиректоры Александр Ханин белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белдерде. Очрашу Сучжоуда Татарстан делегациясенең Кытайга визиты кысаларында узды.
DoorHan компаниясе капкалар, рольставнялар, ишекләр, алюминий системалар чыгара. Сучжоудагы завод – компаниянең бөтен дөнья буенча таралган алты заводының берсе һәм ул 12 ел буена эшләп килә. Татарстанның Лаеш районында DoorHan компаниясенең җыю производствосы эшли, Татарстан Республикасы Президенты анда үзенең районга эш визиты кысаларында 9 апрельдә булган иде.
Александру Ханинга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов компаниянең уңышларын югары бәяләде. "Сез башкарганнар барысы да безне сокландыра, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Безнең өчен Кытайда уңышлы эшләп килүче Россия компаниясе тәҗрибәсе бик мавыктыргыч".
Үз чиратында компаниянең гендиректоры шулай ук республика белән хезмәттәшлекне үстерү теләге барлыгын белдерде. Александр Ханин Рөстәм Миңнехановка кече һәм урта җитештерү предприятиеләре өчен технопарклар булдыру буенча Кытай тәҗрибәсен карауны тәкъдим итте – DoorHan заводы Сучжоу янындагы шундый технопаркларның берсендә урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның муниципаль районнары дәрәҗәсендә мондый технопарклар булдыру зарурлыгы белән килеште. "Безгә хәзер район дәрәҗәсендә зур булмаган технопарклар булдыру аеруча мөһим", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.
Ул делегация составына керүче Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьевка Кытай тәҗрибәсен җентекләп өйрәнергә һәм киләчәктә Татарстанда сәнәгать мәйданчыкларын булдырганда бу тәҗрибәне файдаланырга кушты.