Беренче атнада Татарстанда калдыкларга бәйле 320 тәртип бозу ачыкланган. Ачыкланган тәртип бозулар буенча 197 беркетмә төзелгән, шул исәптән, 20 – юридик затларга, 87 – вазыйфаи һәм 90 – физик затларга. 963,5 мең сумлык штрафлар салынган.
Бу хакта республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынасабры Рамил Низамов хәбәр итте. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Р. Низамов сүзләренчә, Татарстанда 17 мең 150 кв.метр мәйданда 163 рөхсәтсез чүплек ачыкланган, алардан 912 кв.метр мәйданда 35 урын бетерелгән.
Бу көннәрдә барлык муниципаль районнарда чәршәмбе һәм шимбә өмәләре уздырылган. Министр урынбасары сүзләренчә, төзелеш оешмалары эшчәнлегенә аеруча игътибар бирергә кирәк, шул исәптән, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясаучылар эшенә дә.
Казанда ике айлыкның 4 көнендә чүпләр белән бәйле 120 тәртип бозу ачыкланган. Алар нигезендә 114 беркетмә төзелгән, шул исәптән, 9 – юридик затларга, 55 – вазыйфаи һәм 50 – физик затларга. 99 мең 500 сумлык штраф салынган.
Министрлык инспекторлары Юдино һәм аэропорт юнәлешендәге тимер юлларны тикшергәннәр. 15 урында рөхсәтсез чүплек табылган. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ике айлык кысаларында барлык табигать саклау структуралары актив эшләргә тиеш. “Әгәр дә көчегез җитми икән, ЭЭМ, прокуратурага мөрәҗәгать итегез. Безнең табигать саклау прокуратурасы да бар”, - дип билгеләде Р.Миңнеханов.
Беренче чиратта, республика башлыгы фикеренчә, Казанга һәм Казан янындагы территориягә игътибар итәгә кирәк. “Быел җәй көне булачак вакыйгаларны исәпкә алып, без башкаланы аеруча яхшы итеп әзерләргә тиеш”, - дип ассызыклады ул. Шул ук вакытта тәртип бозучыларга карата иң кискен чаралар кулланылырга тиеш, дип ышана ТР Президенты.