Татарстан Республикасы “Атомэнергопроект” (“НИАЭП”) Түбән Новгород инжиниринг компаниясе” ААҖ белән эре проектларны гамәлгә ашыру өлешендә хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Түбән Новгородта компания эшчәнлеген тәкъдир итү кысаларында белдерде.
Исегезгә төшерәбез,Татарстан Республикасы делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә эш визиты белән Түбән Новгородка килгән иде, анда делегация посещает производственные подразделения ОАО “НИАЭП” ААҖнең җитештерү бүлекчәләрендә булды. Бу предприятие атом электростанцияләрен һәм энергоблоклар проектлау һәм кору буенча инжиниринг хезмәтләре күрсәтү тармагында алдынгы урыннарның берсен били.
“НИАЭП” ААҖ төзелеш-монтаж эшләре алып бара, сатып алулар белән, интеллектуаль проектлау, энергоблоклар хакларына һәм кору срокларына идарә итү, чит ил технологияләрен һәм эшләнмәләрен Россия һәм чит ил стандартларына яраклаштыру, ЕРС/М (инжиниринг – китереп торулар – төзелеш/идарә) белән шөгыльләнә.
Безгә“НИАЭП” ААҖнең эре проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, шулай ук сезнең структур үзгәртеп коруларыгыз кызык, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанда гамәлгә ашырылучы икътисадый проектлар, шул исәптән “Алабуга” махсус икътисадый зонасын үстерү турында, шул исәптән “КАМАЗ” ААҖ һәм “Форд-Соллерс” эшләнмәләре турында, шулай ук “Иннополис” инновацион юлдаш шәһәрен төзү турында кыскача гына сөйләде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, катлаулы инженер объектларын проектлауда һәм идарә итүдә “НИАЭП” ААҖ нең өр-яңа заманча технологияләрен һәм җайланмаларын нәтиҗәле файдалануда “НИАЭП” ААҖ һәм Татарстан Республикасы белгечләре казанышларын һәм тәҗрибәсен берләштерергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Президенты “НИАЭП” ААҖ җитәкчелегенә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының берәр утырышында компаниянең мөмкинлекләрен тәкъдир итәргә тәкъдим итте.
Белешмә өчен:
“НИАЭП” ААҖ берләштерелгән компаниясе - “Атомстройэкспорт” ЯАҖ (АСЭ ЯАҖ) 2012 елның мартында атом энергиясе буенча “Росатом” дәүләт корпорациясе карары белән төзелгән иде. Шулай итеп, 2011 елда 60 еллыгын билгеләп үткән “НИАЭП” ААҖ АСЭ ЯАҖнең идарәче компаниясенә әверелә.
НИАЭП-АСЭ атом электростанцияләрен һәм энергоблоклар проектлау һәм кору буенча инжиниринг хезмәтләре күрсәтү тармагында алдынгы урыннарның берсен били.
Берләштерелгән компаниянең структурасы объектларны төзү буенча проектларга идарә итү офислары челтәреннән, шул исәптән Түбән Новгородтагы проект институтыннан; АЭСкоруга идарә буенча өч офистан (ТүбәнНовгород, Мәскәү, Санкт-Петербург); 11 Европа һәм Азия илләрендәге вәкиллекләреннән гыйбарәт, анда проектлар гамәлгә ашырыла яисә планлаштырыла, шул исәптән Беларусиядә, Болгариядә, Венгриядә, Вьетнамда, Һиндстанда, Иранда, Кытайда, Словакиядә, Төркиядә, Украинада, Чехиядә.