Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасында 2013 елда балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыруга 1,356 млрд.сум бүлеп бирелгән
2013 елның 23 апреле, сишәмбе
Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру Татарстанның социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Быел республикада ничә баланың каникул чорында файдалы һәм күңелле ял белән тәэмин ителәчәге турында ТР Министрлар Кабинетында сүз барды.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов искәртеп узганча, менә инде 17 ел рәттән “Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру турындагы” республика программасы кабул ителә, анда балаларны төрле типтагы лагерьләрдә тоту өчен финанс чыгымнары күләме, төрле категория балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру өчен төп җаваплылык үзәкләре, юлламалар бирү тәртибе күрсәтелә.
“2013 нче елгы программаның төп үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: Роспотребнадзор һәм СанПиН таләпләрен исәпкә алып, программада санатор-курорт учреждениеләрендә яшәү дәвамлылыгы 24 көнгә кадәр озынайтыла (элек 21 көн иде), шәһәрдән читтәге стационар сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьләрендә яшәү 21 көнне (элек 18 көн) тәшкил итәчәк. Профильле сменалар дәвамлылыгы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы кысаларында расланган һәм 18 көннән гыйбарәт булачак”, - дип белдерде Рафис Борһанов.
Министр әйтүенчә, быел Татарстанда барлыгы 212 мең 383 баланы ял һәм сәламәтләндерү белән колачлау планлаштырыла, ләкин әле бу сан төгәл түгел, ул фаразланганнан артыграк булырга да мөмкин, чөнки, мәсәлән былтыр, 212 мең 252 баланы ял иттерү ниятләнгән булган, чынлыкта исә лагерьләрдә 217 меңгә якын бала ял иткән.
“2013 нче елгы сәламәтләндерү кампаниясендә 1329 учреждение катнашачак. 114 балалар сәламәтләндерү лагеренең 54е – муниципаль, 18 – республика, югары уку йортларының 6 федераль спорт-сәламәтләндерү лагере, 36 предприятие һәм оешма лагере, 18 санатор-курорт учреждениесе, 1040 мәктәп яны, 85 чатыр лагере, 72 хезмәт һәм ял лагере. Дәүләт яшьләр сәясәтенең төп өстенлекле юнәлешләре буенча төрле форматларда 150 дән артык профильле смена оештыру планлаштырыла”, - дип сөйләде Рафис Борһанов.
Бюджетка килгәндә, балаларның ялын, сәламәтләндерү һәм мәшгульлеген оештыру өчен барлыгы 1 миллиард 356 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, аның 1 миллиард 62 миллион сумы –Татарстан казнасыннан.
Программа кысаларында авыр тормыш шартларында калган, аз керемле гаиләләрдә үсүче 16 меңнән артык бала һәм яшүсмерне 100 процент дәрәҗәсендә бюджет хисабына ял белән тәэмин итү күздә тотыла. Кара диңгез яры буендагы сменаларда ял өчен 372 миллион сумга 47 мең 898 бушлай юлламалар әзерләнә : аларның 2791е – тернәкләнү өчен дәвалауга мохтаҗ балалар, катлаулы тормыш вәзгыятенә дучар булган 11535 бала өчен. Шулай ук диңгез ярында 3 мең бала хәрби-патриотик чатыр лагерендә яшиячәк, 2 мең юллама – тәртипләре тайпылышлы балалар өчен лагерьләргә. Бушлай 28 мең 553 юллама сәләтле балаларга, олимпиада призерларына, спорт ярышларында җиңүчеләргә, волонтерларга тәтеячәк. 1020 юллама кадетлар өчен каралган.
Рафис Борһанов әйтүенчә, лагерьләрнең һәммәсендә дә полиция хезмәткәрләре эшләячәк. Универсиада белән бәйле рәвештә, хокук сакчыларына кытлык булачак дигән имеш-мимешләр чынга ашмаячак, диде министр.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз