Татарстан Республикасы җитәкчелеге Renco S.p.a Италия компаниясе белән төрле тармакларда хезмәттәшлек итәргә тели. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов компаниянең генераль директоры белән очрашуда белдерде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда шулай ук республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты.
Джованни Рубинины сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Италия Россия һәм Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерларыннан берсе дип билгеләп үтте. Үткән ел нәтиҗәләре буенча Италия белән Татарстан Республикасы арасында товар әйләнеше 3,5 млрд доллар тәшкил итте. Республикада Италия белән уртак күп кенә проектлар бар, алар төрле тармакларга карый.
Джованни Рубини хәбәр иткәнчә, Renco эшчәнлеге спектры бик киң, компания нефть химиясе, энергетика, медицина өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру, күчемсез мөлкәтне төзү һәм аңа идарә, төрле консорциумнар кысаларында инвестицияләр җәлеп итү белән шөгыльләнә. "Хәзерге вакытта Россия базарына чыгу буенча эш алып барабыз, һәм Татарстан моның өчен иң перспектив регион булып тора", - дип белдерде Д.Рубини.
"Сезнең компаниянең хезмәт кую даирәсе бик олпат, сез төрле илләрдә эшлисез. Һәм мин безнең республиканың сезнең компания белән хезмәттәшлек итәргә теләвен тагын бер кабат раслыйсым килә, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты, Renco S.p.a гендиректорына мөрәҗәгать итеп. - Медицина мәсьәләләре буенча, сезнең "Смарт Сити" проектында катнашуыгыз турында, энергетиклар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча уйлашырга кирәк. Безнең мөмкин булган киләчәк хезмәттәшлегебез юнәлешләрен билгеләргә һәм хәрәкәттә булырга".
Рөстәм Миңнеханов Казанга хәзерге визиты кысаларындагы министрлыклар, ведомстволар һәм предпричүятиеләр җитәкчеләре белән очрашулар барышында хезмәттәшлекнең конкрет тәкъдимнәре эшләнер өмет белдерде. Үз ягыннан Татарстан Республикасы Президенты Renco башлыгын республика җитәкчелеге проектларга төрлечә ярдәм күрсәтәчәгенә ышандырды.