Илдар Халиков: “Татмедиа һәм РБК хезмәттәшлеге Татарстанда эшлекле журналистиканы үстерәчәк, дип ышанам”

2013 елның 23 апреле, сишәмбе
“Татмедиа” ААҖ һәм РБК федераль медиахолдинг хезмәттәшлеге Татарстанда эшлекле мәгълүмат берләшмәсен үстерүгә булышлык итәчәк. Моңа ышануын бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан ратушасында узган яңа проектны тәкъдим итү тантанасында белдерде. Тантанада шулай ук республика ММЧ җитәкчеләре һәм Татарстанның зур компанияләре матбугат хезмәтләре катнашты.

РБК холдингы генераль директоры Сергей Лаврухин Татарстанда франчайзинг проекты,холдинг өчен Россиядә беренчеләрдән булып тора, дип белдерде. “Безнең беренче төбәк проектының Казанда гамәлгә кертелүе белән без горурланабыз”,- диде ул.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков проектны булдыручыларны һәм аны гамәлгә кертүдә катнашучыларны котлады.
Ул проектка уңышлар теләде. Яңа мәгълүмат ресурсларына эшмәкәрлекнең мөнәсәбәте аның уңышлы булуының мөһим индикаторы булачак, дип белдерде. ” Һәм тәкъдим ителгән зур планнарның тормышка ашуын телибез”,-диде Илдар Халиков.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International