Татарстан Президенты Германия Гольф-Берлеге башлыгы белән очрашты

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Германия Гольф-Берлеге Президенты Ханс Иоахим Нотхельфер белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасында гольф үсеше мәсьәләләре турында сөйләштеләр, шулай ук Татарстанда төрле халыкара турнирлар үкәрү мөмкинлеге турында да сүз барды. Ханс Йоахим Нотхельфер республикада гольф буенча халыкара турнирларны үткәрүне хуплавы һәм чит илдә әлеге мәсьәләне күтәрәчәге, шулай ук ярышларда чит ил спортчылары катнашуга ярдәм итәчәге турында Татарстан Президентын ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International