Татарстанда 2021 елгы декларация кампаниясе казнага 1 млрд сумнан артык кертергә тиеш

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Татарстанда 2021 елгы декларация кампаниясе казнага 1 млрд. сумнан артык кертергә тиеш. Шундый планлы цифрларны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин җиткерде.

Брифинг 2021 елгы декларация кампаниясе темасына багышланган иде.

“Керемнәрен декларацияләргә тиешле физик затлардан тулаем 1 млрд. сумнан артык суммага 90 мең декларация тапшырылуы көтелә. Бүгенге көнгә 23 мең декларация тапшырылган”, - диде Марат Сафиуллин.

3-НДФЛ декларациясе тапшырырга бурычлы гражданнар 30 апрельгә кадәр аны салым инспекциясенә юлларга тиеш

“Әгәр гражданнар мөстәкыйль рәвештә 2020 елда алынган керемнәр буенча 3-НДФЛ декларациясен 2021 елның 30 апреленә кадәр тапшырмаса, НДФЛ суммасы салым органы тарафыннан исәпләнәчәк. Салым суммасына пенялар һәм штрафлар да өстәләчәк”, - диде Марат Сафиуллин.

“Барысын да үз вакытында эшләргә кирәк”, - дип йомгаклады Марат Сафиуллин һәм гражданнарны 3-НДФЛ декларациясен тапшыруны сузмаска чакырды.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе 1 млн. сумнан арткан банк кертеменә салым түләү тәртибен аңлатты.

“Быел Салым кодексына җитди үзгәрешләр кертелде. 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап 1 млн. сумнан арткан банк кертемнәренә салым түләргә кирәк. 13% күләмендәге салым керем суммасының 42,5 мең сумнан арткан өлешенә генә салына. Әгәр керем 5 млн. сумнан артса, салым ставкасы 15%ка кадәр үсә”, - диде Марат Сафиуллин.

Яңа үзгәрешләр узган ел РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелде. Бу инициативадан казнага кергән табыш гражданнарга социаль ярдәмгә, шул исәптән балалы гаиләләргә ярдәмгә юнәлтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International