Казан метросының яңа станцияләре буйлап поездлар йөрүне сынау булды

2013 елның 28 апреле, якшәмбе

Бүген Казан метрополитенының яңа  станцияләре буйлап поездлар йөрүне сынап карадылар. Беренче пассажирлар арсында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бар иде.

Метрополитенга килер алдыннан республика Президенты Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин озата баруында бөтен Казан юлларын йөреп чыкты. Рөстәм Миңнеханов Большая Красная, Дзержинский, Лобачевский, Профсоюз, Киров дамбасы, Мәскәү, Татарстан, Павлюхин, Зорге, Фучик урамнарындагы, Җиңү проспектындагы юл өслеген шәхсән бәяләде. Шулай ук алар Меңьеллык мәйданындагы төзелеш мәйданчыгын карап чыктылар, анда эшләрнең барышы белән таныштылар. 

Метрополитенда Рөстәм Миңнеханов “Русич" поезында “Кәҗә бистәсе” станциясеннән алып яңа  “Авиатөзелеш” станциясенә кадәр барды. Татарстан Республикасы Президенты төзелеш барышына канәгатьләнерлек дип бәя бирде, төп эшләр беткәнлеген билгеләде, яңа станцияләрне төзекләндерү эшләрен генә бетерәсе калган, диде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International