Татарстанга Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Улукбек Марипов килде

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Татарстанга Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Улукбек Марипов килде.

Кунакны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Улукбек Мариповның Казанга килүенең төп максаты – Евразия хөкүмәтара советының чираттагы утырышында катнашу.

Евразия икътисади берлеге – халыкара икътисади интеграция оешмасы, аның составына Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан керә. Күзәтүче дәүләтләр статусына Молдавия, Үзбәкстан һәм Куба ия.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International