Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Дубай шәһәрендә (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында панель дискуссиясендә катнашты.
Киләчәк халыкара икътисадый ландшафт һәм аның турыдан-туры чит ил инвестицияләренә йогынтысы, чиктәш һәм алга баручы базарлардагы икътисадый перспективалар турында дискуссиядә шулай ук БГӘ икътисад министры Солтан бин Сәййед Әль Мансури, Марокко транспорт министры Габделгазиз Рәббах, Халыкара сәүдә үзәге генераль директоры (ХСҮ) Патриция Франсиз, Африка икътисадый комиссиясе башкарма секретаре Карлос Лопес, New America Foundation өлкән партнеры Параг Ханна һәм башкалар да катнашты.
Панель дискуссиясе барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы инвестиция климаты, инвесторлар тарафыннан булдырылган шартлар һәм инфраструктура турында сөйләде.
2012 елда, тышкы шартларның арта барган билгесезлегенә, бөтендөнья икътисадының үсеш темплары акрынаюга һәм финанс базарларында турбулентлык көчәюгә карамастан, Татарстан Республикасы икътисады тотрыклы үсеш күрсәтте, бу Россия күрсәткечләреннән шактый артык иде.
Татарстан Республикасы Президенты “Форд Соллерс”, “Роквул Волга” һәм “Евразия-Алабуга” кебек предприятиеләрдә чит ил инвестициияләрен җзлеп итү активлыгын билгеләп үтте. Татарстан үсеше институтларының барлык күптөрлелеге арасында “Алабуга” МИЗның – Татарстан икътисадының база кластерларында: нефть химиясе комплексында, машина төзелешендә һәм төзелеш индустриясендә перспективалы, югары технологияле проектларны гамәлгә ашыручы инвесторлар өчен “үзенә тартып тору” үзәгенең әйдәүче роль уйный. Резидентлар өчен монда уңайлы климат булдырылган, дип ышандырдыТатарстан Республикасы Президенты, шул исәптән салым ташламалары һәм таможня преференциияләре рәвешендә, шулай ук “бер тәрәзә” системасы эшләве рәвешендә дә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада чит ил инвесторлары белән хезмәттәшлек мәсьәләләрен Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы алып бара, бу агентлык 2011 елда төзелде һәм регионга инвестициияләр җәлеп итү өчен җавап бирә.