Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүген Дубайда Annual Investment Meeting (AIM) III еллык инвестиция форумы кысаларында «Циско» (Cisco) компаниясе вице-президенты Энди Макдоналд белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-минстры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Татарстан Республикасын үстерү корпорациясе» ААҖ генераль директоры Булат Гаянов та катнашты.
Очрашу кысаларында «СМАРТ Сити Казан» проекты өчен интеллектуаль Мастер-план булдыру мәсьәләсе буенча фикер алышынды.
Рөстәм Миңнеханов барында «Циско» компаниясе белән «Татарстан Республикасын үстерү корпорациясе» ААҖ арасында «СМАРТ Сити Казан» проекты өчен интеллектуаль Мастер-планны үстерү өлкәсендә үзара аңлашу турында меморандумга имза салынды. Документларга имзаларны«Циско» (Cisco) компаниясе вице-президенты Энди Макдоналд һәм «Татарстан Республикасын үстерү корпорациясе» ААҖ генераль директоры Булат Гаянов куйдылар.
«Циско» вәкиле билгеләп үткәнчә, интеллектуаль Мастер-план – яңа шәһәрләрне гадәти шәһәрләрдән аерып тора торган заманча хәл ителешләр ул. Бүген интеллектуаль технологияләр эшчәнлекнең барлык төрләренә дә үтеп керәләр, шул исәптән сәламәтлек саклау, мәгариф, туризм. Заманча технологияләр шулай ук халыкара инвесторлар өчен проектның җәлеп итүчәнлеген арттыруда төп моментларның берсе. «Циско» компаниясе вәкилләре выразили заинтересованность в реализации «СМАРТ Сити Казан» инвестиция проектын интеллектуаль инфраструктураны үстерү өлешендә гамәлгә ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов «СМАРТ Сити Казан» проекты республиканың «визитной карточка»сына әверелергә тиеш, диде, мондый масштаблы проектта инвесторлар өчен бизнес алып баруның уңай шартлары тудырылачак. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның «Циско» компаниясе белән «СМАРТ Сити Казан» һәм «Иннополис» инновацион юлдаш шәһәр кебек проектларның интеллектуаль инфраструктурасын булдыру өлкәсендә актив партнерлыкны дәвам итәргә әзерлеген ассызыклады.