Алексей Песошин Идел буе федераль округы төбәкләрендә күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауның төбәк системалары эше буенча киңәшмәдә катнашты

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Бүген  Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашында видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.

Татарстан республикасыннан киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.

Күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясау буенча төбәк системаларының Идел буе федераль округы төбәкләрендә эшләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Идел буе федераль округ составына кергән субъектларда күп фатирлы йортларга капиталь ремонтның башка актуаль мәсьәләләрен карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International