Татарстан Президенты Балык Бистәсе районы хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты

2013 елның 5 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чәчү эшләре барышы белән танышу өчен республиканың кайбер районнарына эш визиты белән барды. Сәфәренең беренче пункты Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы булды.

Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә Рөстәм Миңнеханов район хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев белдергәнчә, чәчү эшләре яхшы темпларда бара, хәзерге вакытта барлык мәйданның 51 проценты чәчелгән инде.

И.Вәлиев шулай ук районда 23 гаилә фермасы эшләп килә, шәхси хуҗалыкларда 7 мең баш эре мөгезле терлек, 3300 сыер асрала дип хәбәр итте. Район башлыгы Рөстәм Миңнехановка авылларда кече хуҗалыкларга да ярдәм күрсәтү программасы дәвам итәсе иде, дип мөрәҗәгать итте. 

"Бу программаны дәвам итәчәкбез, - дип ышандырды авыл кешеләрен республика Президенты. – Шәхси хуҗалыклар һичшиксез булырга тиеш".

Авыл кешеләре белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов чәчү эшләренең барышы турында фикер алышты, районның кайбер хуҗалыклары сатып алган яңа техниканың нәтиҗәлелеге белән кызыксынды. Шулай ук Татарстан Президенты республика җитәкчелегенең авыл инфраструктурасын үстерүне - юллар салуны, авыл клублары төзүне, мәкмәпләрне ремонтлауны дәвам итәргә теләвен ассызыклады. 

"Күзләрегездән эшкә дәрт күрү бик күңелле, - дип мөрәҗәгать итте очрашу азагында авыл хезмәтчәннәренә. – икмәк игү җиңел түгеллеген аңлыйбыз, әмма булдырырсыз бит. Азык-төлек иминлеге мәсьәләсе бөтен дөньяда беренче урынга чыга, шуңа күрә дә сезнең хезмәтегез бик кирәкле".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International