“Татарстан Республикасы Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты” иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әхәт Юлашевны бүген 85 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов котлады. Ветеранны олылау Казан Кремлендә узды.
Әхәт Юлашевны котлаганда Татарстан Президенты юбилярның хәрби хезмәткә 40 ел гомерен багышлавын, ә хәзер яшьләрне патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертүен, “Татарстан Республикасы Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты” иҗтимагый оешмасына җитәкчелек итеп, актив җәмәгать эше белән шөгыльләнүен билгеләп үтте. "Әхәт Юлашев – безнең һәрберебез өчен үрнәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты Әхәт Юлашевны "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләде.
Үз чиратында юбиляр Рөстәм Миңнехановка котлаулары һәм дәүләт бүләге өчен рәхмәт белдерде. "Сез шәхсән ветераннар өчен бик зур эшләр башкарасыз, ә мин үз ягымнан мондый олы бүләкне аклау өчен бар тырышлыгымны куеп эшләрмен", - дип вәгъдә итте Әхәт Юлашев Татарстан Республикасы Президентына.