Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин килде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасының берничә объектында булды.
Татарстан башкаласында Сергей Степашин студентлар Уеннарының ачылу һәм ябылу тантаналары узачак төзелеп килүче «Казан-Арена» стадионын карады. РФ Хисап палатасы башлыгы эш барышы белән танышты. Бүгенге көнгә объектта төп төзелеш эшләре тәмамланган, эшчеләр бинада эчке төзекләндерү эшләрен башкаралар.
Сергей Степашин һәм Рөстәм Миңнеханов шулай ук күптән түгел ачылган Су спорт төрләре сараен да карадылар. Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе яңа бинаны югары бәяләде һәм 2015 елда узачак дөнья чемпионаты һәм башка су спорт төрләре буенча Татарстан башкаласында ярышлар югары дәрәҗәдә узачагында ышанычын белдерде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы алдыннан Сергей Степашин Җиңү Паркында булды, анда ул Мәңгелек утка һәм һәлак булган сугышчыларның Аналары һәм толлары һәйкәленә чәчәкләр салды.