Татарстан Хөкүмәте “Яндекс” ҖЧҖ һәм “Банк Сверный морской путь” АҖ белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланды.

Татарстан Хөкүмәте “Банк Сверный морской путь” АҖ белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Хезмәттәшлек турында икенче Килешү Татарстан Хөкүмәте һәм “Яндекс” ҖЧҖ арасында булды.

Килешү имзаланганнан соң ук Алексей Песошин “Яндекс” ҖЧҖ директоры Елена Бунина белән очрашты. Татарстан республикасы территориясендә “Яндекс” гамәлгә кертә торган (“Яндекс” такси, шулай ук төбәкне цифрлаштыруга юнәлтелгән башка проектлар) мәгълүмат технологияләрен үстерү өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International