Татарстан Президенты яңа тиз йөрешле трамвайда йөреп карады

2013 елның 7 мае, сишәмбе

Күптән түгел Казанга кайткан яңа өч секцияле трамвай бүген “Кояшлы шәһәр” микрорайоныннан тимер юл вокзалына кадәр 5 нче номерлы маршрут буенча йөри башлады. Бу заманча транспорт чарасында беренчеләрдән булып, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, шәһәр Башкарма комитеты түрәләре, “Метроэлектротранс” МУП вәкилләре һәм журналистлар йөреп карады.

Трамвай иртәнге сигездә юлга чыкты. ТР Президенты трамвайга “Кояшлы шәһәр” тукталышында керде, салонны игътибар белән карады һәм хәтта үзенең кәрәзле телефоны камерасы ярдәмендә берничә фотога төшерде. Соңыннан Рөстәм Миңнеханов йөртүче кабинасына юнәлде, трамвай кузгалды һәм пассажирларны утыртып, барлык тукталышлар белән машрут буенча хәрәкәт итте. Шулай Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата барган затлар “Глушко урамы” тукталышына кадәр барып җиттеләр.

“Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфән Галәвов журналистларга хәбәр итүенчә, яңа трамвай ТР Президентына яхшы тәэсир иткән. “Аңа бик ошады. Трамвайның сәгатенә 80 км тизлек белән бара алуы, салонда җылы һәм уңайлы, тукталышларда пассажирларның күп булуы. Барыннан да бигрәк, ул трамвайның пассажирларга кирәк булуыннан канәгать калды”, - диде Әсфән Галәвов.

Аның сүзләре буенча, быел Казанга тагын шундый 20 трамвай кайтарылачак. Әлегә алар икәү: беренчесе маршрутка чыкты, икенчесе депода тора һәм якынча ике атнадан пассажирларны йөртә башлаячак. Май ахырына кадәр Казанга тагын шундый ике трамвай кайтырга тиеш.

Ә.Галәвов ачыклык кертүенчә, агымдагы елда Казан трамвайларының хәрәкәттәге составы 30 яңа трамвай вагоны белән тулыланачак. Тиз йөрешле трамвайлардан тыш, 10 түбән идәнле трамвай сатып алыначак, алар 11 нче маршрут буенча эшләячәк. “Без трамвайлардан кала тагын 30 троллейбус алачакбыз, алар Казанга 15 нче майдан кайта башлаячак”, - дип өстәде "Метроэлектротранс” башлыгы.

Ә.Галәвов мәгълүматы буенча, тиз йөрешле трамвайлар барлыкка килгәнче, 5 нче номерлы маршрут буенча пассажирлар агымы тәүлегенә 14 мең кеше тәшкил иткән. “Хәзер, яңа трамвайлар барлыкка килү белән, 40 меңгә кадәр кеше булуын көтәбез”, - дип билгеләде ул.

Рөстәм Миңнеханов, 5 нче маршрут буенча хәрәкәт итә башлаган яңа тиз йөрешле өч секцияле трамвайда йөреп караганнан соң, федераль телеканалларның берсеннән килгән төшерү төркеме сорауларына җавап бирде.

“Без Универсиада алдыннан өч метро станциясен эшләтеп җибәрәчәкбез, яңа трамвайлар, автобуслар сатып алынган, яңа юл чишелешләре, җәяүлеләр өчен җир өсте һәм җир асты чыгу юллары, спорт объектлары төзелгән. Бер яктан – бу зур эш, халык өчен уңайсызлыклар. Төзелеш төзелеш инде ул: тавыш, пычрак. Ләкин мин 6 нчы июльгә шәһәр әзер булыр, дип ышанам, ул матур Европа шәһәре кыяфәтендә булачак, һәм монда туристлар, спортчылар, бизнесменнар киләчәк. Без һәрбер уңышыбызга куанабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Универсиаданы уздыру – ул Татарстан өчен генә түгел, ә тулаем алганда, Россия өчен дә “бик зур ышаныч”. “Без әлеге зур чара өчен җаваплылык үзәге. Бездән соң Сочида Олимпиада булачак. Безне тәнкыйтьләмәсеннәр, ә көнләшсеннәр өчен, безнең илне яңа кыяфәттә - заманча, матур итеп күрсәтү бик мөһим”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International