Бүген Казанда совет халкының Бөек Ватан сугышында 68-нче Җиңү көненә багышланган Парад узды. Ирек мәйданындагы бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казандагы парадны карарга меңләгән республика халык җыелды. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен мәйданда трибуна, ә М.Җәлил исемендәге театр каршында сцена урнаштырылды.
Тантана Мәскәүдәге Кызыл мәйдандагы Җиңү парадында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның туры эфирда Җиңү көне белән котлавыннан башланды. Шуннан мәйданда Россия гимны яңгырады.
Парадта катнашучыларга һәм кунакларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле парадта катнашучылар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, Казан горнизоны хәрбиләре, сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән котлыйм!
1945 елның 9 маенда Рейхстаг өстендә һәм бөтен азат ителгән дөнья өстендә Җиңү байрагы җилфердәде. Бу вакыйга кешелек тарихына мәңгелеккә тантана һәм кайгы көне булып кереп калды. Җиңү көне илебезнең героик биографиясендә, күпмилләтле халкыбыз һәм һәр гаилә өчен иң мөһим вакыйга. Ватаныбызны саклап калу теләгендә бердәм булганга күрә, без җиңә алдык.
Сугыш һәр йортка кайгы китерде, бүген без бөтен Ватан өчен тормышларын биргәннәрне, тылда һәлак булганнарны, концлагерьларда җазалап үтерелгәннәрне, бомба ташлаудан һәлак булганнарны исемләп искә төшерәбез. Мәңгелек дан аларга, бер минут тынлык белән аларны искә алыйк.
Бүгенге көнгә хәтле исән калмаганнар алдында баш иябез. Безнең изге бурычыбыз - исән калган ветераннарны кадерләү һәм һәрдаим ярдәм итү, тиешле картлык булдыру өчен бөтен көчебезне салырга тиеш без, аларны республиканың иҗтимагый тормышына актив тарту. Ветераннарның яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә актив катнашуы бик мөһим, алар Ватанны ярату, вөҗдан һәм намус үрнәген күрсәтәләр.
Гасырлар узыр, берничә буын алышыныр, әмма бөек Җиңү турында һәм җиңүчеләр турында хәтер мәңгелек булыр. Сугыш михнәте безнең җиргә башка килмәсен һәм илебез өстендә күк тыныч булсын.
Хөрмәтле ветераннар, сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим һәм баш иям. Ватан азатлыгы өчен һәлак булганнарга мәңгелек дан. Җиңүче халыкка, аның армиясенә дан. Ура !»
татарстан Республикасы гимны яңгырады. Шуннан Казан горнизоны начальнигы Валерий Миронченко парадны каршы алды. Мәйданнан марш белән Казан горнизоны хәрбиләре, ЭЭМ көчләре, МЧС көчләре, Казан югары уку йортлары студентлары, Афганистанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар узды. Парадны Казан горнизоны оркестры "День Победы" җырын башкарып тәмамлады. Шулай ук мәйданнан "Клуб 21" ретроавтомобильләр узды.